Логотип
Хәбәрләр

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). 2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта Кремльнең рәсми портлында басы...

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). 2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта Кремльнең рәсми портлында басылган документ текстында әйтелгән.

“Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга”, - диелгән указда.

Россия хөкүмәте Театр елын уздыру буенча 1 июньгә кадәр оештыру комитеты булдырырга һәм төп чаралар планын расларга тиеш. Ил субъектларында башкарма хөкүмәт органнарына Театр елы кысаларында чаралар уздыру тәкъдим ителә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021