Логотип
Хәбәрләр

22 нче Алтын Мөнбәр кинофестивале кысаларында фильмнар күрсәтү дәвам итә

«Мир» кинотеатрында «Испытание аулом 2: Ход конем» фильмы күрсәтелде. Зал мәктәп укучылары, кечерәк яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре, олырак яшьтәге караучылар белән тулы иде.

Кыскача, сюжет фильмның беренче өлешендә булган вакыйгаларга барып тоташа. Беренче өлештә шәһәр малае Тимур авылга кайта һәм үзе өчен дөньяның бөтенләй яңа якларын ача. Икенче өлеш Тимурның кабаттан авылга, әби-бабасы янына кайтуыннан башланып китә. Авылда ул туганнан туган абыйсы Батыр белән таныша һәм беренче вакытта егетләр арасында мөнәсәбәтләр бик кискен була – икесе дә лидерлык өчен көрәшә. Ләкин ахыр чиктә, аларның гаебе белән ат югалгач, аларга берләшергә туры килә һәм шушы вакыйга егетләрне дуслаштыра да.

Фильмда хаталарны тану, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеге, әби-бабай һәм оныклар арасында мөнәсәбәтләр, туган телне саклау, нәселеңне белү темаларына басым ясалган. Киң катлам тамашачы картина ноябрь аенда прокатка чыккач карый алачак. 

Фильм тәмамлангач, продюсер Артур Найманов белән иҗади очрашу узды. Нәни тамашачылар берсен-берсе уздырып, кулга микрофон алырга һәм Наймановка фильм өчен рәхмәт әйтергә ашыкты. Кайберәүләре фильмның өченче өлеше булачакмы-юкмы икәнлекне дә белеште. Юкка түгел – алар үзләре шушы тарихның дәвамында төшәргә тели! Әти-әниләр дә әлеге матур, гади, шул ук вакытта мәңгелек темаларны ача һәм күп кенә әһләкый сорауларга җавап табарга булыша торган фильмны караудан канәгать калулары һәм алга таба да бөтен гаилә бергә карарлык нәкъ менә шушындый фильмнар күбрәк төшерелсә иде дигән теләк белдерде.

Иң югары бәя – балаларның чын-чынлап кызыксынып каравы, фильм вакытында залда тып-тын утыруы һәм ахырда рәхмәт сүзләре әйтүе. 

Фото: Артур Найманов

Фото: Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021