23 февральдә казанлылар иске оекбашларын яңага алыштыра алачак
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 23 февральдә казанлылар иске оекбашларын яңага алыштыра алачак. Бу көнне шәһәрдә иске кием-салым һәм капкачлар җыю буенча #ЭкологичныйЯгуар дигән...
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 23 февральдә казанлылар иске оекбашларын яңага алыштыра алачак. Бу көнне шәһәрдә иске кием-салым һәм капкачлар җыю буенча #ЭкологичныйЯгуар дигән акция уза. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Инициативалар картасы» проектының җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлеше җитәкчесе Айдар Зиннәтуллин хәбәр итте.
«Экология акциясе кысаларында - эшкәртү өчен кием-салым, урын-җир әйберләре һәм пластмассадан эшләнгән капкачлар җыячакбыз. Чара Казанның җиде районында узачак. Өч районда өч стационар пункт эшләячәк. Моннан тыш, районнар буенча йөреп, аларның һәркайсында бер сәгать дәвамында әйберләр җыячакбыз», - диде ул.
Экология акциясендә катнашучылар көтелмәгән бүләкләр дә алачак. Мисал өчен, бу көнне алар иске оекбашларын яңага алыштыра ала. 3 килограммнан артык әйбер алып килүчеләргә - кинога билет, ә балаларга тәм-томнар бүләк ителәчәк.
#ЭкологичныйЯгуар акциясе 23 февральдә түбәндәге адреслар буенча уза:
10.00-11.00 Киров районы, Петров паркы
11.15-12.15 Мәскәү районы, Урицкий паркы
12.30-13.30 Авиатөзелеш районы, Ленин исемендәге мәдәният-ял комплексы янындагы Крылья Советов паркы
13.45-14.15 Яңа Савин районы, «Марьино озеро» экопаркы
14.30-15.30 Вахитов районы, Дзержинский урамы буенча Черек күл паркы янында
15.45-16.15 Совет районы, Патрис Лумумба урамы янындагы Хәрби комиссариат бинасы (Аэропорт урамы, 1) тирәсендә
16.30-17.30 Азино микрорайоны, Горки-Әмәт урманы парковкасы
17.45-18.15 Идел буе районы, Җиңү проспекты метро станциясе янындагы Дан скверы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк