«365 көн догада»
Китапта зикерләр, салаватлар, мөбарәк кичәләрдә, айларда кылына торган догалар һәм Коръән укыгач багышлый торган догалар да урын алган
Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты татар телендә «365 көн догада» дип исемләнгән китап әзерләп бастырды.
Әлеге басмада тормышыбызның һәр очрагына кагылышлы булган догалар тәкъдим ителә. Биредә дога кылу әдәпләре, шартлары, тәртипләре белән танышырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шулай ук китапта зикерләр, салаватлар, мөбарәк кичәләрдә, айларда кылына торган догалар һәм Коръән укыгач багышлый торган догалар да урын алган.
Һәр дога укылышы һәм тәрҗемәсе белән гарәп телендә китерелә. Хезмәт тормышыбызны догалы итүдә сәбәпче булыр һәм һәркем өчен файдалы чыганакка әверелер дип өметләнәбез, диелә хәбәрдә.
Татар информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк