5 апрельдә Казанда «Игелекле тамчы» донор акциясе узачак
5-нче апрельдә Республика кан үзәгендә «Игелекле тамчы» донор акциясе узачак. Авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше донор була һәм кан тапшыра ала. Акция 8.00 сә...
5-нче апрельдә Республика кан үзәгендә «Игелекле тамчы» донор акциясе узачак. Авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше донор була һәм кан тапшыра ала.
Акция 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барачак. Үзегез белән паспорт алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында. Акциядә катнашу өчен теркәлергә, шулай ук донациягә ничек дөрес әзерләнергә кирәклеген түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, канны ОРВИ, грипп һәм ангинадан соң бер ай узгач кына тапшырырга була, тешләрне алдырган булсагыз, шулай ук 10 көн көтәргә кирәк, бала тапканнан соң - бер ел, операцияләрдән соң 6 айдан алып 1 елга кадәр вакыт үтәргә тиеш.
DonorSearch сервисында теркәлү узган һәр донорга чараның партнерларыннан күңелле бүләк тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк