50-нче гимназия командасы “Алтын алка” турниры финалында өлкән төркем категориясендә җиңү яулады

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). 14 февральдә Казанда А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышларының өлкән төркемнәр арасында шәһәр этабының финал уеннары тәмамланды. 50-нче гимназия командасы җиңү яулады.

2003-2004 елда туган егетләр Татарстан башкаласын бәйгенең республика этабында тәкъдим итү хокукы өчен көрәштеләр. Финал уеннары Идел буе районының 150-нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең хоккей тартмачыгында үтте. Беренче урынны Киров районының 50-нче мәктәбе яулады, икенче урынны Мәскәү районының 94-нче гимназиясе алды, өченче урын Яңа Савин районының 9-нчы инглиз телен тирәнтен өйрәнү гомуми белем бирү мәктәбенә бирелде.

Аеруча турнирның иң яхшы сакчысы, һөҗүмчесе һәм уенчысын билгеләп үттеләр, аларга спонсорлардан кәшәкәләр һәм Казанның Хоккей федерациясеннән хоккей формасын сатып алуга сертификатлар бирелде.

Искәртергә кирәк, шәһәр этабы 2 февральдә старт алды. 2017 елдан “Алтын алка” яңа форматта уздырыла: уеннар ачык хоккей тартмачыкларында үтә, командалар өч яшь категориясендә гомуми белем бирү мәктәпләре нигезендә оештырыла. Урта яшь категориясендә Идел буе районының 6-нчы гимназиясе җиңде, ә кече яшь категориясендә ярышлар дәвам итә, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.

www.kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
699
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
283
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
675
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
685
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
662
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1155
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы