50 яшь дип тормаган
«На-На» төркеменең 50 яшьлек солисты Владимир Политов 26 яшьлек җанатарына өйләнгән. Благовещенскида яшәүче Ольга исемле кыз Политовны яратып йөргән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
«На-На» төркеменең 50 яшьлек солисты Владимир Политов 26 яшьлек җанатарына өйләнгән. Благовещенскида яшәүче Ольга исемле кыз Политовны яратып йөргән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Никах быел гыйнварда ук теркәлгән. Алар 2017 елда танышкан. Ольга Владимирның телефонын табып, үзе беренче шалтыраткан.
«Кыш иде. Ул җылы итеп киенгән. Беренче карашка бер артык җире юк, тыйнак кына кыз. Аннары ул фотоларын җибәрде», – дип сөйли Политов «Секрет на миллион» тапшыруында.
Университетны тәмамлагач. Ольга Мәскәүгә күченгән һәм Политов белән ешрак күрешә башлаган. Аннары Политов кызны үзенең фатирына күченергә чакырган. Туй булмаган, алар язылышкан гына.
Хәзер Ольга белән Владимир балалар табу турында уйлый. Музыкант кыз һәм малай булуын тели. Владимир Политов 1999-2006 елларда өйләнеп яшәгән иде. Бу гаиләдә аның кызы Алена бар.
Чыганак: Интертат
Фото: vesti.ua
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк