53 мең балага прививка ясалмаган

Быел Татарстанда 53 мең баланың әти-әнисе йогышлы авырулардан ясала торган прививкадан баш тарткан (бу сан 2017 ел белән туры килә). Моның турында 19 сентябрь көнне «Татар-информ» агентлыгында узган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы буенча «Роспотребнадзор» Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Шулай ук ул былтыр прививкасы ясалмаган 147 бала коклюш дигән инфекция белән авыртуын әйтте. Шуларның һәрбер өченчесенең әти-әнисе мондый прививканы баласына кирәге чыкмас дип санаган. «Баласына прививка ясатмаган ата-ана аның сәламәтлегенә зур зыян салырга мөмкин», - дип кисәтте Любовь Геннадьевна.
Фото 16.rospotrebnadzor.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
16 март 2023 - 13:36
-
16 март 2023 - 11:50
-
15 март 2023 - 15:48
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте