55 мең казанлы гомумшәһәр өмәсендә катнашты
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Алсу Сафина). Казанда 5 майда үткән гомумшәһәр өмәсендә 1,5 меңнән артык предприятие һәм 55 мең кеше катнашты, 400 берәмлек техника эшләде, дип хәбәр итте бүген эшлекл...
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Алсу Сафина). Казанда 5 майда үткән гомумшәһәр өмәсендә 1,5 меңнән артык предприятие һәм 55 мең кеше катнашты, 400 берәмлек техника эшләде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
Ул сөйләгәнчә, өмә барышында шәһәрнең 75 җәмәгать территориясе чистартылды. Мәктәп укучылары, урта һәм югары ук йортлары студентлары, предприятиеләр, оешмалар хезмәткәрләре, районнар администрацияләре, Башкарма комитет, шәһәр Думасы, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре урман-паркларны, яшел зоналарны, яр буйларын, бакчаларны, парк һәм скверларны чистартыллар. Төзекләндерү өлкәсендә эшләгән предприятиеләр, идарә итүче компанияләр хезмәткәрләре урамнарны, газоннарны, ишегалларын чистартты.
Чүп полигоннарына 10,5 мең куб.м чүп чыгарылды – гадәти көннәргә караганда 25 процентка артык. Быелгы өмәнең үзенчәлеге чүпне аерып җыю булды.
Өмәдә актив катнашкан оешмалар арасында И.Куляжев Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсен, Горбунов ис. Казан авиация заводын, “Эдельвейс”, КФУ, “Радиоэлектроника” АҖ, “Казанкомпрессормаш” ААҖ, Казаноргсинтезны билгеләп үтте.
“Актив шәһәрлеләргә, предприятиеләргә, югары ук йортларына, бизнес вәкилләренә, биналар хуҗаларына өмәдә катнашучылары өчен рәхмәтемне белдерәм. Шәһәребез чисталыгы – безнең кулда”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк