6 июнь көнне Татарстанда Рус теле көнен һәм А.С.Пушкин тууына 219 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр
Төп бәйрәм чаралары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәле каршында узачак. Көн уртасында биредә шигырь бәйрәме башлана, анда республиканың күренекле шагыйрь...
Төп бәйрәм чаралары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәле каршында узачак. Көн уртасында биредә шигырь бәйрәме башлана, анда республиканың күренекле шагыйрьләре һәм язучылары чыгыш ясаячак. Әлеге чарага укучылар һәм студентлар, иҗади җәмәгатьчелек һәм Мәскәүдән язучылар чакырулы.
13.00 сәгатьтә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу була. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашачак. 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның сәнгать осталары катнашында концерт үткәреләчәк. Биредә СССРның халык артисты Василий Лановой чыгыш ясавы рус шигъриятен һәм әдәбиятын сөючеләргә чын бүләк булыр, дип көтелә.
Моннан тыш, Рус теле көнен һәм А.С.Пушкин тууына 219 ел тулуга багышланган чаралар республиканың барлык районнарында да узачак, мәдәният учреждениеләрендә, китапханәләрдә, белем бирү оешмаларында тематик күргәзмәләр, концертлар, иҗади очрашулар, әңгәмәләр, ачык дәресләр һәм әдәби-музыкаль кичәләр үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк