9 Май – Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, милләттәшләр! Сезне 9 Май бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Ватаныбыз елъязмасында булган тарихи вакыйгалар беркайчан д...
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, милләттәшләр! Сезне 9 Май бәйрәме белән ихластан котлыйбыз.
Ватаныбыз елъязмасында булган тарихи вакыйгалар беркайчан да югалмый һәм алар киләчәк буыннарның рәхмәтле хәтерендә яшәячәк. Ә 9 Май – тынычлык, горурлык һәм ата-бабаларыбызга ирек өчен чиксез рәхмәт бәйрәме.
Хөрмәтле ветераннар! Сез Җиңүне озын һәм тиңдәшсез батырлык, көрәш-газаплар, югалтулар һәм фидакарь хезмәт белән алып килдегез. Сез барыгыз да – җиңүчеләр буыны. Һәм безнең изге бурычыбыз – бөек кешеләрнең батырлыгын искә алу һәм хөрмәт итү, һәр ветеран турында кайгырту. Бу безгә киләчәк буыннарны халкыбызның иң яхшы гореф-гадәтләрендә тәрбияләүдә җитди эшләр өчен кирәк.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, күрсәткән каһарманлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сез бөтен дөньяга какшамас ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылышны күрсәттегез.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхетле тыныч картлык, күтәренке рух телибез.
Бөек Җиңү көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк