"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә

Үз вакытында җибәрелмәгән багаж киләсе рейс белән китәчәк.
Казан, 21 июль, “Татар-информ”). "Аэрофлот" авиакомпаниясе транспортировкалау системасы аркасында Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә. Бу хакта, авиакомпания сайтына нигезләнеп, РИА Новости яза.
Авиакомпаниядә хәбәр итүләренчә, хәзер аэропорт хезмәткәрләре, багажларны җибәрү системасын җайга салу өчен, мөмкин булганның барысын да эшли, үз вакытында җибәрелмәгән багаж киләсе рейс белән китәчәк. Багажлары килмәгән очракта, пассажирларга эзләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, диелгән хәбәрдә.
Авиакомпания шулай ук очу документларын, бигрәк тә утыру талоны һәм багаж биркаларын сакларга кирәклеген искәртте.
“Багажны эзләү статусы һәм бу вазгыятьтән чыгу тәртибе белән безнең сайтта танышырга мөмкин”, - диелгән хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте