Айдар Фәйзрахманов туган авылына клуб ачылышына кайта
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстанның халык артисты үз авылы сәхнәсенә 46 ел аяк басмаган булган. Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, дирижер Айдар Фәйзрахманов 15 июльдә Арча районындагы Урта Бирәзә авылы клубы ачылы...
Татарстанның халык артисты үз авылы сәхнәсенә 46 ел аяк басмаган булган.
Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, дирижер Айдар Фәйзрахманов 15 июльдә Арча районындагы Урта Бирәзә авылы клубы ачылышына Татарстанның дәүләт фольклор музыка ансмабле белән кайта.
- Клуб 2012 елда эшли башлаган Татарстан Президенты программасы буенча төзелгән.
"Башта элеккеге мәчет бинасын клуб итеп файдаланганнар иде. Заманында ул мәчетне минем бабаемның бабасы Мөхәммәтшәриф киңәйткән булган. Мәчеткә йөрүче күбәйде дип язган хатын әле дә архивта саклыйм. Бер нәсел авылның мәдәни, рухи ягын кайгырта дисәң була. Клуб ачу эшен мин беренчеләрдән булып башлап йөргән идем. Авылга юллар салу, газ-су кертү белән абыем Альберт шөгыльләнеп йөрде. Берничә гасыр торган, идәннәре, түшәмнәре ишелеп беткән иде. Авыл советы, Арча башлыгы Илшат Нуриев, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан клуб бик матур итеп эшләнде. Нәтиҗәсен 15 көнне халык карамагына тапшырабыз.” - дип сөйләде халык артисты.
“Репертуарыбыз бик бай. Ачылышны планлаштырып куйдым инде. Башта балаларны, авылдагы үзешчәннәрне күрсәтергә, аннары исә фольклор ансамбле чыгыш ясаячак,” – дип ачылышка кагылышлы планнары белән уртаклашты Айдар Фәйзрахманов.
Айдар Фәйзрахманов Урта Бирәзә клубы сәхнәсенә алты яшеннән үк аяк баскан. “Мин шул авылда үстем. Шул авыл нигезеннән чыктым. Шәхес буларак та клуб ачылышы минем өчен бик күркәм һәм кадерле. Клубта минем әти-әниләрем “Галиябану”ны куйдылар, авыл халкы төрле спектакльләр оештырып кына торды, авылдан-авылга концерт белән йөрделәр. Бу клубта минем соңгы чыгыш 72 елда иде. Шуннан бирле авыл сәхнәсенә аяк басканым булмады. Янәдән, ничә еллар узганнан соң, мин авыл клубы сәхнәсенә аяк басачакмын”, – дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.
Фото: Салават Камалетдинов
Автор: Назлыгөл Мәсәлимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк