Айдар Галимов бәйрәмгә әзерләнә
Сез бераз 23 февральгә әзерләнә башладыгызмы соң ул? Носки-галстуклар бәйрәме борын төбендә бит. Сөеклеләрегез өчен сюрпризлар турында да кайгырта башларга вакыт. Мәзәктәгечә инде: «Кадерлем, мин сиңа...
Сез бераз 23 февральгә әзерләнә башладыгызмы соң ул? Носки-галстуклар бәйрәме борын төбендә бит. Сөеклеләрегез өчен сюрпризлар турында да кайгырта башларга вакыт. Мәзәктәгечә инде: «Кадерлем, мин сиңа бүләк алдым. Киеп кара әле. Ярар соң, сиңа ярамаса, үзем киярмен». Ә бит сораштырулар күрсәткәнчә, ир-егетләр дә хатын-кызлардан бүләк ярату буенча ким-хур түгел икән. Хәтта чәчәк яратучы ир-атлар да шактый ‒ шуңааа... Мин дә, шәхсән, әлегә бүләк турында кайгыртмаган ‒ селкенә башларга кирәген чамалыйм үзе. Әнә, танылган җырчыбыз Айдар Галимов та шуңа ишарәләп тора әле. Инстабитендә мунчада ир-атлар компаниясе белән төшкән фотосын куйган. Гадәти генә фото түгел ул - егетләр битләренә шәпләп кенә маска сылаганнар. «Февраль башы белән, ә димәк, озакламый безнең бәйрәм! Без әзерлекне башладык», ‒ дигән Айдар абый. Тел төбегезне аңладык инде, аңладык, дөяләр-энәләр худта, име, кызлар?..
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк