Айдар Галимов Дмитрий Маликов белән футбол уйнаган
Татар-башкорт эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Фәрит Низамиев, Диджей Радик, Айрат Сафин һәм башкалар артистлар арасында оештырылган Футбол буенча Росссия чемпионатында катнашты! Узг...
Татар-башкорт эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Фәрит Низамиев, Диджей Радик, Айрат Сафин һәм башкалар артистлар арасында оештырылган Футбол буенча Росссия чемпионатында катнашты! Узган елның соңгы көннәрендә үткәрелгән чемпионат уеннарында егетләр сынатмады, барлык уеннарда да җиңү яулап барды дияргә дә була.
Ярышның иң истәлекле мизгелләре белән Айдар Галимов уртаклашты. Җырчы әлеге чемпионатта катнашуына шат булуын белдерде һәм аеруча Россиянең танылган автор-башкаручысы Дмитрий Маликов белән бер командада уйнавы белән горурлануын җиткерде!
Безнең яраткан артистларыбыз булган кебек артистларның да үз кумирлары бар икән. Афәрин, егетләр!
Чыганак: tmtv-online.ru
Фото:Инстаграм @aidar_studio
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
Комментарий юк