Айдар Галимов Хәния Фәрхи турында: Хәния, син үтмәгән юлларны үтәсе бар
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Хәния Фәрхинең иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә теләвен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентл...
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Хәния Фәрхинең иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә теләвен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
Хәния Фәрхине югалтуны җырчы бик авыр кичерүен әйтте. “Алдагы иҗат гомеремдә, Алла бирсә, ул эшләмәгән эшләрне, ул үтмәгән юлларны, ул табып өлгермәгән тамашачыларны табарга язсын. Җырларым, эшчәнлегем белән аның исемен тагын да кабатларга һәм аның уйларын, теләкләрен, аның образын, эшчәнлеген, аның исемен югалтмас өчен ниндидер роль уйныйсы килә”, - диде ул.
Айдар Галимов бу карарны Хәния Фәрхине озатканда кабул иткән. Ул җырчыны соңгы юлга озатканда әйткән сүзләрен искә төшерде. “Хәния, син җырламаган җырларны, син эшләмәгән эшләрне, син үтмәгән юлларны әле үтәсе бар. Үзебез өчен генә түгел, синең өчен дә үтәсе бар». Шул сүзгә тугры калырга язсын, дип тә белдерде җырчы.
Җырчы сүзләренчә, Хәния Фәрхи булмагач, аның җырлары бөтенләй башкача яңгырый. Хәния үзе исән булганда ни өчен без аларны аңламадык икән, ди җырчы Айдар Галимов.
Искәртеп үтик, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында – Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк