Айдар Галимов машинасы белән мактана
Җырчы Айдар Галимов үзенең инстаграмында машиналар турында пост язып чыкты. «Үземнең беренче чит ил машинасын Австриядән кайтарттык. Ялгышмасам, 1996 ел иде бугай. Венада яшәүче танышлар аша машина йө...
Җырчы Айдар Галимов үзенең инстаграмында машиналар турында пост язып чыкты. «Үземнең беренче чит ил машинасын Австриядән кайтарттык. Ялгышмасам, 1996 ел иде бугай. Венада яшәүче танышлар аша машина йөртүчем Ильдарга виза эшләттек. Ул машинаны бөтен Европа аша Казнга кайтарып җиткерде. Ул көнне мин Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясый идем. Кызыл Тойота. Тотылган булуына борчылмадым, чөнки ул вакытта андый машина алу мөмкин түгел иде. Сезнеңчә кайсы машина яхшырак: немец, япон, кореяныкы, яисә безнең Ладамы? Бәлки башка вариантларыгыз бардыр», дип язган ул.
Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Автор: Г.Шарапова
Фото: aidar_studio
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк