Айгөл Бариева җәй белән кызыктыра
Айгөл Бариева Таиландта ял итә, без дә җәйне сагынып алыйк әле. Кыш үзенекен итә инде барыбер, салкыннар башланды. Җәй айларын сагынып утырабыз. Хәер, акчасы булган кешегә сагынып азапланасы юк, путё...
Айгөл Бариева Таиландта ял итә, без дә җәйне сагынып алыйк әле.
Кыш үзенекен итә инде барыбер, салкыннар башланды. Җәй айларын сагынып утырабыз. Хәер, акчасы булган кешегә сагынып азапланасы юк, путёвка аласың да, җәйгә үзең барасың. Алдагы язмаларда Айгөл Бариеваның иренә путёвка бүләк итүе турында язган идек, менә ул хәзер халыкны кызыктырып купальниктагы фотоларын инстаграм битенә чыгарып кына тора. Һәркемнең дә ял итәргә, дөресрәге, җәйне озынайтырга чыгып китәсе килә башлый.
Айгөл үзенең постларында иң мөһиме үзең белән гармониядә булырга кирәк, дигән фикерне алга сөрә. «Шулай булса гына, бар нәрсә дә җайлана ул», ‒ ди Айгөл. Алар Таиландта ял итә, анда халык ярлы яши икән, киемнәре дә сәләмә генә, ләкин алар гармониядә яши беләләр, шуңа да бик бәхетлеләр икән.
Шуңа күрә дуслар, кешегә кызыгып кына ятмагыз, бар булган капиталыгызны эшкә җигеп, Айгөл Бариевадан үрнәк алып, җәйне күререгә ашыгыгыз.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк