Айгөл Бариева: «Кем монда шәрәлек күрә, кызганыч»
Айгөл Бариева үзенең инстаграмына ярымшәрә фотоларын урнаштыргач, зур шау-шу купты. Җырчы кешенең мондый фотоларны урнаштыруын халыкка кабул итү авыр булды. Айгөл Бариеваның да түземлеге чиксез түгел...
Айгөл Бариева үзенең инстаграмына ярымшәрә фотоларын урнаштыргач, зур шау-шу купты. Җырчы кешенең мондый фотоларны урнаштыруын халыкка кабул итү авыр булды.
Айгөл Бариеваның да түземлеге чиксез түгел бит, ул үзенең барлык уйлаганнарын саллы итеп инстаграмына язып чыкты. «Дусларыыыым! Тынычланыгыыз инде. Сезнең язганнардан мин яхшырак та, начаррак та булмыйм. Иң мөһиме ‒ мин үземне һәм минем якыннарым минем чынлыкта нинди икәнен беләләр! Эчке дөньямны да беләләр! Бу минем өчен күпкә мөһимрәк. Нервыларыгызны бетермәгез зинһар! Бик күүүп тәти кыяфәт килештереп йөргән кешеләрне дә беләм, ләкин эчке дөньялары ... белән тулган... Кем нәрсә тели шуны күрә инде.. Киңәшем сезгә ‒ музейга, фотовыставкаларга барып кайтыгыз, театрларга, сәяхәтләргә... Һәм блокировать тә итмим мин сезне.. Үзләре дә бит подпискадан китмиләр... Һәрбер комментыгыз өчен рәхмәт!!! Иманым камил, кайберәүләрегез ул фотолар астына язылганын да укымый... Иң мөһиме, кереп, өрергә....Кем монда шәрәлек күрә кызганыч... Хәер, миңа барыбер! Мин бу калган гомеремне кемгәдер, нидер исбатлар өчен яшәмим инде... Минем өчен һәрвакыт кешенең эчке дөньясы, кешеләргә карата эшләгән гамәлләре күпкә мөһимрәк иде... Шуңа күрә, кәефегезне дә, нервыгызны да, вакытыгызны да әрәм итмәгез лучше! Займитесь своей жизнью!!! И тогда вам будет некогда до чужой,как мне, например! Чаптым яме, матур эшләр, матур очрашулар, матур гомерем көтә...», дип язып салган Айгөл.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк