Айгөл Рәхимова сыер савучы, Фәрид Низамиев көтүче?
Инстаграм социаль челтәре берәр артист яисә җырчы тормышы белән кызыксыну, күзәтеп бару өчен бик уңайлы мәйданчык. Кем кая барган, кем белән очрашканы турында белү өчен бары әлеге социаль челтәргә кер...
Инстаграм социаль челтәре берәр артист яисә җырчы тормышы белән кызыксыну, күзәтеп бару өчен бик уңайлы мәйданчык. Кем кая барган, кем белән очрашканы турында белү өчен бары әлеге социаль челтәргә кереп, кирәкле кешенең исем-фамилиясен генә язарга кирәк.
Күптән түгел популяр җырчы Фәрид Низамиев үзенең инстаграм аккаунтына Айгөл Рәхимова белән төшкән фотосурәтен «элде». Фотода Айгөл ап-ак халат кигән, башына яулык бәйләгән. Ә Фәрид исә гади генә күлмәк белән чалбардан. Фото астындагы комметариядә Фәрид: «Доярка (сыер савучы) ролендә – Айгөл Рәхимова. Минем роль – көтүче) Кайсыгызның болай итеп киенгән доярка күргәне бар, нинди авылда?», – дип язып куйган. Татар эстрадасы җырчылары исә театраль солянкада катнашып йөриләр икән. Образга керү сыйфатыннан алар шулай киенүне уңышлы күргән.
Фәнүзә Сираҗиева
Фото: Инстаграм @faridnizamiev
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк