Айгөл Рәхимовадан кыздырган бәрәңге тарихы
Айгөл Рәхимова социаль челтәрендә үзе белән булган кызыклы хәл турында язып чыкты. Айгөл кечкенә чагында әти-әниләре берәр кайда киткәндә әби-бабасы белән кала торган булган, алар күрешдә генә яшәгән...
Айгөл Рәхимова социаль челтәрендә үзе белән булган кызыклы хәл турында язып чыкты.
Айгөл кечкенә чагында әти-әниләре берәр кайда киткәндә әби-бабасы белән кала торган булган, алар күрешдә генә яшәгәннәр. Шулай ук алардан астагы катта Лена исемле әби дә яшәгән, аның тәмле итеп кыздырган бәрәңгесен Айгөл үлеп яраткан. Бер көнне әти-әнисе өйдә булмаганда Айгөлнең теге кыздырган бәрәңгене ашыйсы килгән бит, чыгып киткән ул Лена әби янына, ә ул өйдә юк икән. Кыз аптырап калмаган, бәрәңге кыздыру эшенә үзе тотынган һәм шул моментта суны өзеп куялар. Айгөл тагы бу хәлдән чыгу юлын таба, күршедә бит әби-бабай яши, ник аларга кермәскә ди, әбисе берәр нәрсә пешермичә калмагандыр әле, кран ябылганмы юкмы икәнен карап тору юк инде ул.
Кич белән теге Лена әби шалтырата, бабасы өйдән чыгып чаба, теге кран бит ябылмыйча калган икән, бөтен квартираны, әле алай гына да түгел астагы Лена әбинең дә өен су белән тутырган. Шулай итеп Айгөл әти-әниләре кайтышына ике квартираны хәл итеп куя. Шушы очрактан соң кызны үзен генә өйдә калдырмыйлар, теге Лена әби дә аны кыздырган бәрәңге белән сыйламый башлый.
Гөлшат Хәлиуллина
Фото arakhimova аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк