Айрат Фәррахов: Пенсия яшен арттыру – яшәү сыйфатын яхшыртуга таба бер адым
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. «Татар-информ» агентлыгына биргән инте...
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.
«Икътисадчы буларак минем позиция мондый: бу мәсьәлә ничек кенә эмоциональ булмасын, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. Бу – пенсиянең күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде парламентарий.
Аның сүзләренчә, лаеклы ялга чыкканда пенсиянең күләме хезмәт хакының нибары 40 процентын тәшкил итә һәм моңа юл куярга ярамый.
«Без әлеге мәсьәлә хакында озак еллар дәвамында фикер алышмаган илләрнең берсе. Россиядә пенсияләрне финанслауга 3,5 триллион сумга якын (бу – федераль бюджетның биштән бер өлеше дигән сүз) акча сарыф ителә. Аларны инвестицияләргә, яшәү сыйфатын арттыруга тотып булыр иде», - дип саный депутат.
«Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышканда пенсиянең күпмегә артачагын аңлау мөһим. Бу - пенсионерларның яшәү сыйфатын яхшыртырга һәм икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк мөһим адым», - дип сүзен йомгаклады Айрат Фәррахов.
- Айрат Фәррахов югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хакын арттырырга кирәкдиде. Аның фикеренчә, минималь хезмәт хакы күләме артканнан соң, югары һәм түбән квалификацияле хезмәткәрләрнең эш хакы арасындагы аерма кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк