Айрат Сибагатуллин: Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм во...
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм вокаль культура булмау – Татарстан мәдәният министр Айрат Сибагатуллин карашынча, татар эстрадасының төп проблемалары шулар. Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендәминистр татар эстрадасы мәсьәләсенә дә тукталды.
“Практика күрсәткәнчә, яхшы җыр булса – җырчысы табыла. Монда эш акча түгел, эш – талантта, идеядә, жанр һәм стилистика чишелешләрендә. 2018 елда җыр конкурсы аша без җыр репертуарын яңарта алырбыз дип уйлыйм”, - диде министр.
Айрат Сибагатуллин эстрада проблемасының чишелешен профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар һәм продюсерлар хезмәттәшлегендә күрә.
Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.
Искәртеп үтәбез, моннан ике ел элек Татарстан мәдәният министрлыгы сәнгать советлары кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк