Айсылу Габдинованы нәрсә борчый
Бу тормышта һәрнәрсә без теләгәнчә генә бармый. Көндәлек мәшәкатьләрне безгә уңай тәэсир итүче һәм начар йогынты ясаучы хәлләр алыштыра. Җырчы Айсылу Габдинова да үзенең тормышындагы хәлләрне «яратам»...
Бу тормышта һәрнәрсә без теләгәнчә генә бармый. Көндәлек мәшәкатьләрне безгә уңай тәэсир итүче һәм начар йогынты ясаучы хәлләр алыштыра. Җырчы Айсылу Габдинова да үзенең тормышындагы хәлләрне «яратам»нарга һәм «яратмыйм»нарга бүлә икән. Үзенең Инстаграм челтәрендә җырчы тамашачыларын үзенең ачуын китергән тормыш хәлләре белән уртаклаша. (Текст үзгәртелмәде - А.Г.):
«Бер көн яратамнарны язган идем бит? Бүген «яратмыйм»нарны языйм әле!
– Бик йокларга кирәк булганда, сәгатьләр буена йокыга китә алмаганны яратмыйм;
– Киемгә ашау исе сеңгәнен;
– Бик-бик берәр мәҗлесне көткәндә авырып киткәндә;
– Берәрсе ватсапта синең смсны укып, күреп игнорировать итсә!!! Трубканы алмаса!
– Берәр мәҗлес, съемка алдыннан зууур бер бетчә бит уртасында чыкса;
– Берәр шәәәп рецепт табып, кыйбатлы продукталар алып, әзерләп, нәтиҗәдә «ерунда» килеп чыкса;
– Мин җыештырган өйне берәрсе туздыра башласа», – дип уртаклаша Айсылу.
Кемнәр Айсылу белән килешә, дуслар?
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @aisylu_gabdinova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк