«Ак каен»да кунакта
Биектау районының «Ак каен» балалар бакчасында күңелле генә очрашу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуда журналыбыз мөхәррирләре балаларга «Салават күпере»нең эчтәлеге, төрле кызыклы бәйгеләре турында сө...
Биектау районының «Ак каен» балалар бакчасында күңелле генә очрашу кичәсе булып узды. Әлеге очрашуда журналыбыз мөхәррирләре балаларга «Салават күпере»нең эчтәлеге, төрле кызыклы бәйгеләре турында сөйләделәр. Әти-әниләр дә журнал белән кызыксындылар. Кунакка килгән Шүркә балалар белән күңел ачты, уйнады, фотоларга төште, рәхәтләнеп биеде дә. Шүркәбез балаларга күп итеп журналлар да бүләк итте. «Ак каен»нарның кул остасы булуларына сокланмый мөмкин түгел. Үз куллары белән нинди генә геройлар иҗат итмиләр икән. Татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган экспонатлар, төрле-төрле костюмнарны күреп хәйран калдык. Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын Сезгә!
Фото һәм язманың авторы: Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк