Аккош күлендә Масленица бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Бүген Казанда Аккош күлләре янында шәһәрлеләрнең яраткан бәйрәмнәреннән берсе Масленица билгеләп үтелде. Масленица атнасының соңгы көнен күңелле уздырырга, шулай...
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Бүген Казанда Аккош күлләре янында шәһәрлеләрнең яраткан бәйрәмнәреннән берсе Масленица билгеләп үтелде. Масленица атнасының соңгы көнен күңелле уздырырга, шулай ук чаңгы-чаналарда шуарга урман-паркта берничә мең казанлы җыелды. Үзенең кече улы белән килгән Казан Мэры Илсур Метшин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар.
Шәһәр башлыгы казанлыларны бәйрәм белән котлады. “Масленица кыш тәмамланганны аңлата. Кыш әлегә бирешми, ләкин кояш инде язгыча кыздыра, - диде Илсур Метшин. – Һәр гаиләгә, һәр казанлыга йөрәкләрегездә, гаиләләрегездә һәм тормышыгызда кояш җылысы телим. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз!”
10.00 сәгатьтән шәһәрлеләр яратып ял итә торган урында күңел ачу программасы башланды. Киң мәйданчыкта күп төрле зоналар урын алды: фотога төшү зонасы, уен-көлке зонасы, бала-чага өчен уеннар зонасы. Шәһәрлеләр зур кызыксыну белән кул эшләнмәләрен карап йөрде. Төп сәхнәдә шәһәрнең фольклор ансамбльләре һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кунаклар бәйрәмдә борынгы рус рецептлары буенча пешерелгән тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйланды. Гадәт буенча, Масленица карачкысын “Гори, гори ясно, чтобы не погасло” җыры белән яндырдылар. Бәйрәм программасын “5sta Family” төркеме дәвам итте.
Искәртергә кирәк, Май чабу бәйрәме бүген берничә мәйданчыкта үтте. Аккош урман-паркыннан кала, шәһәреләр Сыртланова урамындагы “Калейдоскоп” паркында һәм Горки-Әмәт урманында бәйрәм итте. Кичә бәйрәм Меңьеллык мәйданында боз шәһәрчегендә, “Нагорный” һәм Вознесенское мәдәният йортларында, “Крылья Советов” паркында һәм Мирный бистәсендәге мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк