АКШтан Санта-Клаус һәм Казахстаннан Аяз-Ата Питрәчкә килде
Питрәч районында «Дуслык» дигән яңа парк ачылды. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Питрәчтә күпсанлы кунаклар катнашында «Дуслык» паркы ачылды. Алар өчен бай ко...
Питрәч районында «Дуслык» дигән яңа парк ачылды. Аны төзү өчен республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Питрәчтә күпсанлы кунаклар катнашында «Дуслык» паркы ачылды. Алар өчен бай концерт программасы, интерактив уеннар оештырылган иде, шулай ук коймак һәм кайнар чәй белән сыйландылар. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
Питрәчтә яшәүчеләр тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Америкадан Санта-Клаус һәм Казахстаннан Аяз-Ата да килде. Алар барысына да бәйрәм кәефе бүләк итте һәм тәм-томнар өләште, диелә хәбәрдә.
Бәйрәмдә катнашучыларның берсе районда төзекләндерү эшләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Элек бу урында сквер булган.
«Дуслык» паркы «Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү» программасы нигезендә төзелгән. Әлеге максатка республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Яңа парк территориясе берничә зонага (тыныч ял зонасы, балалар мәйданчыгы, шау чәчәкле бакча) бүленгән. Паркны төзегән вакытта биредә үскән каен һәм миләш агачларын саклап калганнар.
Соңгы өч елда гына да Питрәч районында өч парк ачылган һәм тәртипкә китерелгән.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк