Альбина Апанаеваның Германиядә үскәнен белә идегезме?
«Киңәше акыллы иң якын дустымның…» дип җырлап килеп кергән иде ул татар эстрадасына. Берничә ел эчендә зур тизлектә тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Моңлы тавышы белән үзенә яшьләрне генә түгел, шулай ук олырак буын вәкилләрен дә җәлеп итә ул.
«Киңәше акыллы иң якын дустымның…» дип җырлап килеп кергән иде ул татар эстрадасына. Берничә ел эчендә зур тизлектә тамашачыларының мәхәббәтен яулады. Моңлы тавышы белән үзенә яшьләрне генә түгел, шулай ук олырак буын вәкилләрен дә җәлеп итә ул.
Альбина Апанаева Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килгән. 5 яшендә әти-әнисе белән Германиягә күченеп киткәннәр. Балачак хәтирәләре белән ул болай дип бүлеште:
-Әтиебез хәрби кеше иде, 1986 елда аңа Германиядән чакыру килде. Башта үзе генә күченеп китте, бер айдан әниебез белән безне алып китте. Анда баргач, 3 бүлмәле фатир бирделәр һәм Германиядә мин 1нче сыйныфка укырга төштем. Әниебез универмагка сатучы булып эшкә урнашты, ә әтиебез хәрби бит инде. Минем балачагым күңелле һәм бәхетле үтте. Үзебез кебек хәрби гаиләләр белән аралашып яшәдек. Өч гаилә аеруча дус булдык, әтиебез аларны бигрәк тә яратты, чөнки алар да татарлар иде, Башкортстаннан. Бөтен бәйрәмнәребезне бергә үткәрә идек. Алар Яр Чаллыга кайтып төпләнделәр. ГДРдан гаскәрләрне чыгарып, ул Германия федератив республикасы белән берләшкәч, без дә Татарстанга күченеп кайттык. Бу 1992 ел иде. Мин Яр Чаллыда 7 сыйныфта укуымны дәвам иттем, музыка мәтәбенә дә йөрдем. Башта безне чит ил кешеләре кебек кабул иттеләр, соңрак өйрәнделәр инде.
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк