Альбина Шаһиморатова Санкт-Петербургтагы Мария театрына солистка итеп кабул ителгән
Опера җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова Санкт-Петербургтагы опера һәм балет театрына – Дәүләт академия Мария театрының труппасына солистка итеп кабул ит...
Опера җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова Санкт-Петербургтагы опера һәм балет театрына – Дәүләт академия Мария театрының труппасына солистка итеп кабул ителгән. Бу хакта җырчы Инстаграмдагы үз аккаунтында хәбәр итте.
Җырчы бу эшне театрның директоры дирижер Валерий Гергиев тәкъдим иткәнен яза һәм аңа рәхмәт әйтә.
Альбина Әнвәр кызы Шаһиморотова 1979 елда Ташкентта туган, Казан һәм Мәскәү консерваторияләрендә укыган. 2008 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшләгән. Татарстанның, Россиянең атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты.
Фото: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк