Алдыр чишмә тамчылый
Алдыр чишмә тамчылый Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмак...
Алдыр чишмә тамчылый
Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:
Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый,
Ал кирәк, гөл кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?
Каршы яктагылар җавап бирәләр:
Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый,
Ал да кирәк, гөл дә кирәк,
Роза матур кыз кирәк.
Исеме чыккан уенчы каршы якны ң сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк