Логотип
Хәбәрләр

Александр Сладковский татар классик музыкасын ни өчен Европага алып чыкмавын аңлатты

Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский ни өчен әлегә татар академик музыкас...

Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский ни өчен әлегә татар академик музыкасын дөнья күләменә алып чыга алмавын аңлатты. Маэстродан Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестиваленең беренче концерты башланыр алдыннан фестиваль программасына кертелгән әсәрләрнең Европада яңгырау мөмкинлеге турында сорадылар.

Александр Сладковский әлегә моны эшли алмавын музыка дөньясындагы базар мөнәсәбәтләренә бәйләде. “Бу мәкерле сорау, дусларым. Сез мине һаман шул сорау белән тотарга азапланасыз, әмма тота алмыйсыз. Үзем продюсер булып, Россия һәм чит ил сәхнәләрендә концертлар оештырсам, мин моны бик җиңел эшли алыр идем. Сез базар мөнәсәбәтләре һәм аның законнары турында онытмагыз, - диде баш дирижер. - Безне Мәскәүгә, Питерга яки Венага чакыралар икән – без кайда гына булмадык – әлеге концертларны сатучылар репертуар сәясәтен үзләре билгели. Алар нәрсә уйнарга кирәклеген үзләре әйтә. Мин бик теләсәм дә: “Әйдәгез, Нәҗип Җиһановның “Сабантуй” симфониясен башкарыйк”, - дия алмый. Алар ризалашмаячак. “Без аңа билет сата алмаячакбыз, димәк, килмисез”, диячәкләр. Мин нишләргә тиеш булам?..”

Александр Сладковский бу очракта логик яктан акланган юлны сайлаячагын, оркестрны танытыр өчен аларның шартларына күнәчәген әйтә. “Алар зал җыя торган репертуарга ризалашып, мин оркестрны дөньяга чыгарам”, - ди ул.

“Татарстанда ничек эшләгәнебез күз алдыгызда. Без бик күп әсәрләрне дөньяга чыгарачакбыз, һәм бу эш дәвам итәчәк. Мин тамчы тамып бозны тишәчәгенә ышанам. Иртәме-соңмы, әлеге әсәрләр белән дөньяга чыгып булуын расларбыз. Без дөрес юлдадыр, дип уйлыйм”, - диде Александр Сладковский.

Искәртеп үтәбез, Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестиваленең концертлары Казанда 17, 21 һәм 24 февраль көннәрендә булачак. Концертларны Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры тәкъдим итә. Арт-директоры – музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев. Концертларның беренчесендә Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский дирижерлык итсә, икенчесенең дирижеры Рөстәм Абязов булачак, өченчесенә Мәскәүдән Василив Валитов чакырулы.

Фестивальнең беренче концерты кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында зур аншлаг белән узды. Ул күренекле дирижер Фуат Мансуровның якты истәлегенә багышланган иде.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк