Алексей Песошин “Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә Президент стипендияләрен тапшырды
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Фестивал...
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Фестивальдә беренче урыннарны алучыларга һәм аларның укытучыларына бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Республика Хөкүмәте җитәкчесе чарага җыелучыларны Халыкара Балаларны яклау көне белән котлады һәм традиция буенча стипендияләр нәкъ шушы көнне тапшырылуын билгеләп үтте.
Быел фестивальдә 64 меңнән артык талантлы бала катнашуын билгеләп үтте ул.
“Созвездие – Йолдызлык” фестивале 2001 елдан бирле Татарстан Президенты химаясында үткәрелә һәм анда республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән катнашалар.
Җиңүчеләргә ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Татнефть” ГАҖ акчалата премияләре, ә укытучыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантлары белән ТР Президенты бүләкләре тапшырылды. Катнашучылар “Хореография”, “Вокаль ансамбльләре”, “Вокал-соло” һәм “Конферанс”номинацияләре буенча бүләкләнде.
“Созвездие – Йолдызлык” республика фестиваль хәрәкәте сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклауга һәм ярдәм итүгә, шулай ук укытучылар һәм белгечләр педагогик корпусын үстерүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк