Җәлилчеләрне искә алдылар
Нәкъ сиксән ел элек унбер татар каһарманы җәзалап үтерелә
Казанда 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында истәлекле чара һәм чәчәк салу тантанасы узды. Истәлекле чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин катнаштылар. 25 нче август безнең халкыбыз өчен үтә фаҗигале көн. Моннан нәкъ сиксән ел элек Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер татар каһарманы җәзалап үтерелә. Коточкыч шартлада ил өчен көрәшне дәвам итәргә көч тапкан җәлилчеләр - татар халкын каһарман милләт буларак тагын бер кат дөньяга танытты. “Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык”, — дип яза Муса Җәлил киләчәккә карап. Чынлап та, Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгы турында әле һаман да яңа фактлар табыла тора, аларның батырлык тарихы әле һаман да языла. Һәм бу батырлык – ул илебезгә тугрылык һәм ныклык үрнәге. Бу батырлык — үлемсез.
Мәдәният министрлыгы тг-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк