Алинә Сафиуллина: «Минем гомердә дә 4 размер булмады»
Җырчы Алинә Сафиуллина паспорт фотолары эзләгән вакытта, үзенең элеккеге фотоларын тартып чыгарган. Алинә ул фотоларда бөтенләй башка, әйтүенчә, үз гомерендә кигән иң ачык күлмәктән төшкән ул. Бу 2007...
Җырчы Алинә Сафиуллина паспорт фотолары эзләгән вакытта, үзенең элеккеге фотоларын тартып чыгарган. Алинә ул фотоларда бөтенләй башка, әйтүенчә, үз гомерендә кигән иң ачык күлмәктән төшкән ул. Бу 2007-2008 елларда төшкән фото. Ул вакытта бик популяр фотограф Богданов төшергән. Бөтен артистларның CD дискларының тышлыкларында шуның эшләре булган.
Күлмәккә килгәндә, Алинә аны оялып кына кигән, җырлаганда кызарып бетә торган булган. Берсендә бер абзый шул күлмәкне киеп җырлагач, «Ну, Алинә, син бит матур, моңлы җырчы! Кимә инде мондый яртылаш күлмәкләр! Килешми!» дигән булган.
Бу фотода шулай ук Алинә үзенең күкрәкләре турында да язып китә, чөнки фотода алар бик зур күренәләр. «Вообще минем гомердә дә фотодагы кебек 4 размер булмады. Ансы инде маленькие секретики, который придумал дизайнер тоже модный того времени. Җырчылар белә», дип яза Алинә.
Ничек, җырчы үзгәргәнме, 10 елдан артык вакыт узган бит инде. Миңа калса, Алинә хәзер яшьрәк тә күренә кебек.
Автор: Г.Шәрәпова
Фото: alinasafiulllllina
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк