Логотип
Хәбәрләр

Әлмәттә «Каракүз» этно-модерн фестиваль 5 нче тапкыр уздырылачак

«Каракүз» этно-модерн фестивальгә багышланган матбугат очрашуыннан.

18 июльдән 3 август аралыгында Әлмәт шәһәрендә «Каракүз» этно-модерн фестивале үткәреләчәк. Әлеге чарага багышланган матбугат очрашуында «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин быелгы фестивальдә 18 мәйданчык булуын, аеруча игътибарга лаек яңалыклардан, шушы фестиваль кысаларында узачак орган музыка фестивале һәм ретрит фестивальне атады. Популярлыгы һәм масштабы елдан-ел үсүче "Каракүз" этно-модерн фестивальдә 100 меңнән артык кунак көтелә. Кунаклар Россиядән генә түгел, ә чит илдән дә киләчәк. Төрледән-төрле остаханәләр, лекцияләр, иҗат лабораторияләре, 500 дән артык мольберт куеп рәсем ясаулар оештырылачак, дип белдерде. 

"Фестиваль - традицияләр һәм тотрыклы киләчәк арасында күпер" диде Ренат Мамин. Күрәсең, шушы сүзләргә тугры булып, 5 ел эчендә беренче тапкыр "Каракүз"нең амбассадоры билгеләнгән. Ул - әле балачактан ук Россия һәм чит илләрдә узучы музыкаль бәйгеләрдә җөмһуриятебезне таныткан җырчы, Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова. Ул амбассадор булып сайлану аның өчен җаваплы вазифа булуын һәм киләчәктә дә фестивальдә шушы статуста калырга теләвен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021