Алмаз Мирзаянов: «Картайган көнемдә болай гашыйк булырмын дип кем уйлаган»
Популяр алып алып баручы һәм нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов күптән түгел буйдак тормыш белән хушлашты. Ул Теләче кызы, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән тормышын бәйләде. Яшь парлар инде бергәләп конц...
Популяр алып алып баручы һәм нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов күптән түгел буйдак тормыш белән хушлашты. Ул Теләче кызы, җырчы Зөлфирә Шәйдуллина белән тормышын бәйләде.
Яшь парлар инде бергәләп концертлар да бирә башлады, икесе дә иҗат дөньясында кайнагач, Мирзаяновлар гаиләсе күп вакытларын бергә үткәрә. Шулай да, тормыш булгач бер-береңнән вакытлыча аерылып торырга да туры килә. Азга гына аерылышсалар да Алмаз инде сагынудан саргая икән. Артист үзенең хис-тойгылары белән Инстаграм тасмасында уртаклаша. «Мин Баулыда, ул Казанда. Сагындым, блин. Картайган көнемдә болай гашыйк булырмын дип кем уйлаган», - дип шаярта Алмаз.
Комментарийларда Алмазга коллегалары һәм тамашачылары төрле фикерләр калдырган: «Шулай картлыкта тапканы чын бәхет була инде аның», «Үзеңнән калдырма, Алмаз, бергә йөрегез!», «Аерылулар булмаса сагынып очрашулар булмас иде» һ.б.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @almazinde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк