Алмаз Мирзаянов: «Ә мин аның белән очрашуны көтәм»
Ай ярым элек Зөлфирә белән Алмаз юлда өлкән яшьтәге абыйны очратканнар. Сөйләшеп киткәч, ул Җәлил бистәсендәге картлар йортында яшәвен белгәннәр. Бу очрактан соң Алмаз белән Зөлфирә Җәлилдә гөрләтеп к...
Ай ярым элек Зөлфирә белән Алмаз юлда өлкән яшьтәге абыйны очратканнар. Сөйләшеп киткәч, ул Җәлил бистәсендәге картлар йортында яшәвен белгәннәр. Бу очрактан соң Алмаз белән Зөлфирә Җәлилдә гөрләтеп концерт куйганнар. Шуның уңаеннан, картлар йортына да кереп чыгыш ясаганнар. Биредә алар ярты сәгать вакыт уздырганнар. «Шул кыска гына арада көчле кул чабулар да, ихластан елмаюлар да, күз яшьләре дә күрдек. Зөлфирә белән җырлаган апа, рус милләтеннән булса да, рәхәтләнеп татарча сөйләшә! Кызганыч, исем отчествосын истә калдырмаганмын. Ул нәкъ шулай тәкъдим итте үзен, шунысы ошады миңа! «Мин монда иң өлкәне, тиздән үләм инде, рәхмәт килүегезгә», ди безгә. Мәйтәм, ашыкмагыз әле, ярты елдан тагын киләбез, дим. «Точно киләсезме?!», ди. Мәйтәм, әйее! «Алайса үлмим әле пока», диде! Ә мин чыннан да аның белән очрашуны көтәм!», – дип яза Алмаз.
Әле бу Зөлфирәнең авырган чагына туры килгән. Аңа да карамастан, җырчы «бүлнис юлларын таптап, күпереп шешкән аякны тагын да сызлатып» янәдән Җәлилдә чыгыш ясаган. Алмаз сүзе буенча, бу видеоны алар үзләре өчен төшергәннәр. Ләкин узган картлар көне уңаеннан Алмаз инстаграмына пост урнаштырырга булган.
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @almazinde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк