Кояш кебек Алсу - видео

«Таң атканда Бөек кодрәт иясе хатын-кызларга акыл һәм чибәрлек өләшкән, имеш. Кемдер акыл чиратына өлгермәгән, кемгәдер чибәрлек тәтемәгән, имеш. Ә Алсу боларның икесенә дә ия. Алай гынамы, табигать аңардан талантын да кызганмаган. Гаҗәеп дәрәҗәдә оста башкарылган һәм популяр җырларга әйләнгән «Мәхәббәтнең соңгы төне”, «Пар алкалар», «Җаным». «Дусларым», «Сорама хәлләремне» һ.б. тамашачыны сәгате-минуты белән әсир иткән икән, бу инде халык мәхәббәте яуланды дигән сүз», - дип язды Нәбирә Гыйматдинова «Сәхнә» журналының быелгы март санында.

Алсу Әбелханованың инстаграм аккаунтында куелган әлеге видеода да җырчыбыз тамашачыларның мәхәббәтенә күмелгән. «Искиткеч, кояш кебек Алсу! Бик чибәр, нәзакатле җырчы сез, Алсу, яратабыз», - дип язып куйганнар инста дуслары.

Нәбирә Гыйматдинованың һәм инста дусларының фикерләренә, теләкләренә без дә кушылабыз. Сез сәхнә артында да гүзәл! Иҗади уңышлар сезгә, Алсу ханым!

Фото һәм видео җырчының шәхси аккаунтыннан алынды

  • {mp4}7986{/mp4}

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
572
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мине алдау җиңел түгел!"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
321
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
715
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
723
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
697
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1187
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы