Алсу Фазлыевадан өй шашлыгы рецепты!
Өйдә шашлык пешергәнегез бармы? Булмаса, хәзер тәмле итеп өй шашлыгы ясарга өйрәтербез! Бик гади һәм җайлы шашлык рецепты белән Алсу Фазлыева уртаклашты. Кирәк булачак: тавык түшкәсе;бер кашык майо...
Өйдә шашлык пешергәнегез бармы? Булмаса, хәзер тәмле итеп өй шашлыгы ясарга өйрәтербез!
Бик гади һәм җайлы шашлык рецепты белән Алсу Фазлыева уртаклашты.
Кирәк булачак:
тавык түшкәсе;
бер кашык майонез, яки сметана;
бер кашык кетчуп;
соя соусы;
тоз;
шашлык өчен махсус таяклар (һәрбер кибеттә сатыла).
Тавыкны шакмаклап турыйсыз. Иткә кетчуп, майонез яки сметана, соя соусы һәм тоз салып болгатасыз. Әзер итне ярты сәгатькә читкә алып куясыз. Шул арада болгар борычын турыйсыз. Вакыты килеп җиткәч, ит белән борычны бераз томалап аласыз. Ит белән борычны бер-бер артлы тезеп духовкага пешәргә куясыз. Ләкин шуны истә тотыгыз: шашлыкны духовкада 15-20 минутка кына тотасы, күпкә китсә, корырак булачак.
Шашлык әзер булгач, аны булгур, яки башка төрле гарнир белән өстәлгә куйсагыз була. Тәмле булсын!
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @alsufazlyeva
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк