Хәбәрләр
Алсу: «Хәерле кич, Казан» (видео)
Казанның ун мең кеше сыйдырышлы «Татнефть Арена» сәхнәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова-Сафинаның концерты булды. Ул «Не Молчи!» дип аталган яңа концерт программас...
Казанның ун мең кеше сыйдырышлы «Татнефть Арена» сәхнәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова-Сафинаның концерты булды. Ул «Не Молчи!» дип аталган яңа концерт программасын тәкъдим итте. 20 еллык иҗат эшчәнлеге дәвамында якташыбыз шулай ук Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта концертлар бирәчәк.
Алсуның Татнефть-Арена»да тәүге тапкыр концерт бирүе. Һәм ул чыгышын да казанлылар белән татарча исәнләшүдән башлап, тамашачыларына татарча җырын да бүләк итте. Нур өстенә нур булып, Сәфинә белән Микелла да чыгыш ясады.
Җырчы үзенең әңгәмәләрендә: «Бүген миңа татар телен белү җитми», – дип белдергән иде. Сәфинә белән Микелла инглиз телен камил дәрәҗәдә беләләр. Моннан тыш, француз, испан, кытай телләрен дә өйрәнәләр икән. Кем белә, бәлкем, кызлар да киләчәктә татарча җырлар. Һәрхәлдә, «Җан тартмаса да, кан тарта», – диләр бит.
Концерттан соң инстаграм тасмасында татарча видеолар пәйда булды. Сезгә дә әлеге видеоязманы тәкъдим итәбез.
Г.Гыймадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк