Алсуның күзләре яшьләнде...
Беренче каналда «Голос. Дети-6» проектының алтынчы сезоны гөрли. Бу юлы жюри әгъзалары - Валерий Меладзе, Пелагея, Светлана Лобода. Белүебезчә, проектта быел җырчы Алсуның 10 яшьлек кызы Микелла да к...
Беренче каналда «Голос. Дети-6» проектының алтынчы сезоны гөрли. Бу юлы жюри әгъзалары - Валерий Меладзе, Пелагея, Светлана Лобода.
Белүебезчә, проектта быел җырчы Алсуның 10 яшьлек кызы Микелла да катнашты. Ул кастингка 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге вокалчылар арасында узды. Әмма биш кеше арасында «песня на вылет» этабында Микела төшеп калды. Микелла Светлана Лобода командасында булды. Лобода карарын әйткәч, сәхнә артында кызы өчен борчылып, җан атып торган Алсуның күзләрендә яшьләр күренде. Алсу үзенең кичерешләре турында инста тасмага: «Үзем Евровидениега баргандагы кебек борчылдым» дигән. Шулай да икенче көнне янәдән пост куйган: «Твой голос и уникальность сами докажут все за себя, и очень скоро меня будут называть «мамой Микеллы», в этом я не сомневаюсь! Я буду самой гордой мамой. Мы все верим в тебя и очень и очень любим». Микелла өстәмә турда тагын үз көчен сынап караячак. Ул турда тамашачылар тавыш бирә. Алсуның инстадашлары Микелланың тавышына соклануларын яшермиләр. Без дә яшь җырчыга уңышлар теләп калабыз!
Г.Гыймадиева
Фото: @alsou_a
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк