Алтайда “Ак барс” мәдәни композициясе куярга җыеналар
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай краена эшлекле сәфәре вакытында “Ак бар...
(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай краена эшлекле сәфәре вакытында “Ак барс” мәдәни композициясен кую турында сөйләшүдә катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Милли шура рәисе Алтай Республикасы чигендә урнашкан Татарстан Республикасының “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесенә сәфәр кылды. Биредә Васил Шәйхразиевны Алтай Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Роберт Пальталлер каршы алды.
Очрашуда сүз истәлекле билге урнашкан территориядә киләчәктә “Ак барс” мәдәни композициясен кую турында барды. Шулай ук Роберт Пальталлер Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары җитәкчелегендә килгән делегация — Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее һәм ТР Фәннәр академиясенең Археология институты вәкиләре белән дә киңәшләштеләр, фикер алыштылар.
- 2017 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасына эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Республикасының “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесе территориясендә “Ак барс” мәдәни композициясен кую күрсәтмәсен биргән иде.
Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Снесарь белән очрашудан башланды. Соңрак ул “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасының туристик үзәгендә Сабан туе узачак мәйдан белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк