«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең шорт-бите формалаштырылды
5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында узачак форумның конкурс программасына 50 фильм керде.
Быел оештыру комитетына 67 илдән барлыгы 845 гариза килгән.
Сайлап алу комиссиясе конкурс программасын формалаштырды, анда Россия, Беларусь, Һиндстан, Кытай, Иран, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Төркия, Гыйрак, Сирия, Мисыр, Марокко, Согуд Гарәбстаны, Кения, Черногория, Тунис, Малайзия, Бангладеш, Германия, Франция, Нидерланд, Греция фильмнары кергән.
4 төрле номинациядә 10 картина тәкъдим ителгән һәм тагын 10 картина – Татарстанда җитештерелгән Кино эшләре һәм Татарстан турында фильмнар кертелгән милли конкурста.
Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк