Анастасия Волочкованың хәле хакында якыннары кайгырта
Анастасия Волочкова соңгы айларда радикаль рәвештә ябыгып китте. Балерина бернәрсә дә ашамавын, зифа гәүдәле булыр өчен ач торганын бер дә яшерми. Әгәр элек Инстаграмда җанатарлар еш кына Волочковага...
Анастасия Волочкова соңгы айларда радикаль рәвештә ябыгып китте. Балерина бернәрсә дә ашамавын, зифа гәүдәле булыр өчен ач торганын бер дә яшерми. Әгәр элек Инстаграмда җанатарлар еш кына Волочковага ябыгырга киңәш итсә, хәзер аның кыяфәте ашату теләге уята. Өстәвенә, вакыт-вакыт йолдыз ачлыктан һәм артык кайгырулардан аңын югалтканы турында сөйли. Ябыккан балеринаның хәле белән аның барлык якыннары һәм дуслары борчыла, бу хакта артитска үзенең Инстаграмында сөйләде.
«Мин үземнең форманы ничек хуплыйм? Бу диеталар тоту нәтиҗәсе түгел. Мин бары физик яктан тәнем белән бик күп эшлим. Һәм берни дә ашамыйм диярлек: бары тик салат, пешкән йомырка һәм яшелчә ашы. Әлбәттә, бу эштә мәхәббәт һәм позитив ярдәм итә.» – дип уртаклаша ул.
Күптән түгел Грециядә узган ял вакытында Настя кат-кат ачлыкка зарланды. Хәтта Настя бикинидагы чираттагы фотосурәтне дә имзалаган:
«Беләсезме, хәзер мин нәрсә телим? Өйгә кайтырга һәм бераз ашарга...» – диде ул.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @volochkova_art
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк