Анастасия Заворотнюк туганнарына васыятьнамә калдырган
Популяр актриса Анастасия Заворотнюкның яман шеш авыруы белән хастаханәдә ятуын беләбез. Ачык чыганаклар буенча, артистның комада булуы хакында билгеле иде, күптән түгел исә Заворотнюкның аңына килүе...
Популяр актриса Анастасия Заворотнюкның яман шеш авыруы белән хастаханәдә ятуын беләбез. Ачык чыганаклар буенча, артистның комада булуы хакында билгеле иде, күптән түгел исә Заворотнюкның аңына килүе һәм гади палатага күчерелүе хакында хәбәр ителде.
Актриса аңына килү белән васыятьнамә яздырган. Бу хакта әлеге ситуация белән якыннан таныш булган кеше хәбәр итә. Матбугат хезмәтләре хәбәре буенча, Заворотнюк аңына килгәч, аның палатасына туганнары килеп, ниндидер кәгазьләргә изма куйдырганнар. Хастаханә хезмәткәрләре сүзләре буенча, актриса мал-мөлкәтенә васыятьнәмә яздырган. Аның палатасы янында нотариус та күренгән.
Кайбер интернет-басмалар хәбәр итүенчә Анастасия Заворотнюкның 500 млн. сумлык күчемсез һәм күчемле милке теркәлгән. Актрисаның Мәскәүдә 190 кв. метр мәйданлы фатиры, Ялтада ике фатиры, Мәскәү янындагы Крекшино авылында үз йорты һәм берничә машинасы бар.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @a_zavorotnyuk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк