"Җанлы" татарча музыка яратучылар “Фатирник”та җыела
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 11 апрельдә Казанның “Иске Рояль” кафесында Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәте кысаларында “Фатирник” (“квартирник”...
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 11 апрельдә Казанның “Иске Рояль” кафесында Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәте кысаларында “Фатирник” (“квартирник” сүзеннән) дип аталган "җанлы" музыка кичәсе уза. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә “Фатирник” турында сөйләде.
“Фатирник”ны без инде 3 ел уздырабыз. Бирегә һәр кеше килә ала. Быел катнашучылар ике тапкыр күбрәк булды. Безгә 20 гариза килде, шуларның 16 сы таләпләргә туры килә. Без аларга тавыш бирү оештырдык. Бу - яңа талантларга игътибар бирү”, - диде Тәбрис Яруллин.
“Фатирник”та беренче тапкыр катнашучы Булат Шәймиев үзенең җырлары белән тамашачы күңелен яуларга теләвен әйтте. “Фатирник”та ул үзенең дуслары – Галимҗан һәм Гөлназ белән чыгыш ясаячак.
“Без тамашачының күңелен яуларга телибез. “Фатирник”ка рәхәтләнеп җырларга, күңел ачарга һәм башка җырчылар белән танышырга барам. Алар белән бер казанда кайнау үзе бер күңелле, чөнки аларның иҗаты белән танышып барам. Мәсәлән, Зәринә Вильданова белән танышасы килә. Бу чарага бик зур әзерлек бара”, - диде катнашучы.
“Вконтакте” социаль челтәрендә “Фатирник” катнашучыларына тавыш бирү оештырылды. Тавыш бирү 00:00 сәгатьтә тәмамланачак. “Фатирник”та иң күп тавыш җыйган өч яшь артист 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
“Фатирник” 11 апрель көнне 19:00 сәгатьтә башланачак.
Фатирник (квартирник) – өй шартларында фатирда уздырыла торган концерт. Гадәттә монда аккустик инструментлар белән аз сандагы музыкант чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк