«Җанымны күрсәтәм» дисә дә, Эльмира серлелеген югалтмады
Эльмира Кәлимуллинаның концертын карагач, психолог сеансында булып кайткан кебек булдым. Эльмира җырлар арасында сүзләр сөйләүне кирәк дип тапмаган. Бары тик шуны әйтеп үтте: “Һәрбер җыр минем өчен...
Эльмира Кәлимуллинаның концертын карагач, психолог сеансында булып кайткан кебек булдым.
Эльмира җырлар арасында сүзләр сөйләүне кирәк дип тапмаган. Бары тик шуны әйтеп үтте: “Һәрбер җыр минем өчен якын. Тыңлап карагызчы”, - диде.
Программа Эльмираның авторлык җырлары, татар халык җырлары һәм классик җырлардан торды.
Башта татар җырларына туктыйк. Эльмира “Син сазыңны уйнадың”, “Күбәләгем”, “Керфекләрен нигә кара?” җырларын башкарды. Тавышы белән моңына бер сүз әйтеп булмый. Күбебез инглиз яисә башка телдәге җырларны, текстларының тәрҗемәсен белми, тыңлыйбыз. Кайвакыт җыр шул тиклем кызыксындыра, кеше аның тәрҗемәсен эзләп таба. Эльмира “Син сазыңны уйнадың” дигән җырын башкарганда, бер ханым миңа дәште. “Аңлыйсыңмы? Нәрсә турында җырлый ул?” – дип сорады русча. Тәрҗемә иттем, аңлаттым. Рус кешесен дә җәлеп итә алгач, Эльмираның җырны ничек башкаруын аңлыйсыздыр.
Җырлыйм да, тизрәк кереп китим, дип җырламый ул. Җырчы 100%ка бирелеп җырлый. Күңелләрне тетрәндерүең, хәтта рус кешесендә кызыксыну уятуың өчен рәхмәт, Эльмира!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк