Логотип
Хәбәрләр

Апаста - китапханә!

Апас шәһәр тибындагы бистәдә районда беренче модель китапханә ачылу тантанасы узды, яңартылган Үзәк китапханә халыкка үз ишекләрен ачты.

Апас шәһәр тибындагы бистәдә районда беренче модель китапханә ачылу тантанасы узды, яңартылган Үзәк китапханә халыкка үз ишекләрен ачты. Китапханәне модернизацияләү «Мәдәни мохит» федераль проекты һәм «Мәдәният» милли проекты кысаларында башкарылды. Федераль бюджеттан 10 млн. сум күләмендә бирелгән акча ярдәмендә Апас Үзәк китапханәсенә заманча компьютер техникасы кайтартылды, ремонт эшләре алып барылды, яңа җиһазлар алынды, персонал әзерлек узды һәм китап фонды яңа, заманча басмалар белән тулыландырылды. Китапханәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы шартлар булдырылды. Тантана китапханә каршындагы мәйданда милли киемдәге балаларның матур шигырьләре белән башланып китте. Шуннан соң кунаклар яңартылган заманча китапханә белән танышып үттеләр. Модернизация нәтиҗәсендә Апас Үзәк китапханәсендә уңайлы мохит, мавыктыргыч әдәбият, аралашу һәм ял итү өчен заманча мәйданнар булдырылды. Ачылыш Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Республика яшүсмерләр китапханәсеннән һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән килгән кунаклар, күрше районнардан килгән китапханәчеләр, район халкы катнашында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк