«Апуш» - Мәскәүдә
Фестиваль кысаларында остаханәләр уза.
«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре хәзерге вакытта Мәскәүдә узучы VI Зур балалар фестивалендә катнаша.
Фестиваль кысаларында алар Россиянең халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков белән очрашты. Ул яшь актерларга үзенең киңәшләрен бирде һәм уңышлар теләде. «Апуш»лар, үз чиратында, Сергей Безруковка Казан күчтәнәче тапшырды. Бу мизгелне Сергей Безруков үзенең социаль челтәренә дә куйган иде.
Фестиваль кысаларында остаханәләр атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ә 5 ноябрь, ял көнне, Мәскәү Губерна театрында башкала тамашачыларына «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле тәкъдим ителәчәк.
Milli.kzn телеграм-каналы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
-
Камал театрында «Башмагым» куелды!
-
Кариев театры актёры «Аккошым» җырын чыгарды!
-
Ришат Төхвәтуллинга чираттагы мактаулы исем бирелде!
-
Бушлай сишәмбе! Барыгыз да музейга!
Комментарий юк