"Апуш"тан - мюзикл!
18 гыйнвар көнне 18.00 Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче спектаклен тәкъдим итә. Һәм ул – мюзикл!
«Апуш» татар балалар театр студиясе Каюм Насыйри мирасын яңарта.
18 гыйнвар көнне 18.00 Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче спектаклен тәкъдим итә. Һәм ул – мюзикл!
Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр «Әбүгалисина» мюзиклы күрсәтелә.
«Безнең спектакльдә Әбүгалисина – кыз, Әбелхарис – егет (оригиналда икесе дә – ир бала). Без могҗизалар, сихерләр аша түгел, ә бары тик белем ярдәмендә генә барысына да ирешеп булуын күрсәтәбез», – ди студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова.
✔️Студиягә балалар сентябрьдән йөри, ә тамашага әзерлек ноябрьдә башланды. Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләде.
📍Белешмә:
Казан Мэры инициативасы белән хәзер «Апуш» студиясе Казанның өч районында – «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли. 90 га якын укучы актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал юнәлешендә бушлай дәресләр ала. Эшләренең нәтиҗәсе спектакльләрдә чагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк